Архив автора

Казан хастаханәләренә клоуннар җыялар

Башкалабыз Казанда «Хастаханә клоуны»  дип аталган проект старт алачак. Шул уңайдан «Клоуннар мәктәбе»нә укучылар җыялар. Бу хакта ТР кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкиле Шамил Янмурдин хәбәр итте.
Хастаханә клоунадасы — ул арт һәм уен терапиясе ярдәмендә стационар яки амбулатор рәвештә дәваланучы балаларга, аларның әти-әниләренә тизрәк савыгырга ярдәм итү максатыннан оештырылган чаралар системасы. (далее…)

Узган ел Татарстанда соңгы 18 ел эчендә иң куп бала туган.

Узган елны Татарстанда соңгы 18 ел эчендә иң куп бала туган. Тик барыбер үлүчеләр саны туучылар санына караганда кубрәк булып кала бирә.

2010 нчы ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда 25502 малай һәм 24010 кыз дөньяга килгән. Соңгы 18 ел ел белән чагыштырганда бу бик тә зур сан. Мондый хәл бары тик 1991 нче елда гына кузәтелгән булган, ул чорда 51068 сабый якты дөньяга аваз  салган. Әлеге курсәткеч 2009 нчы ел белән чагыштырып караганда 5 % ка зуррак. (далее…)

Татарстандагы җанисәп нәтиҗәләре: 1,7 миллион ир-атка — 2 миллион хатын-кыз туры килә.

3 млн. 785 мең – халык санын алу нәтиҗәсендә Татарстанда шулкадәр кеше яшәгәне ачыкланды. Соңгы 8 ел эчендә республика халкы 0,15 процентка арткан.

Шуларның ничә проценты шәһәрдә, ә ничә проценты авылда яшәгәне 2011 елның апреленә генә саналып бетәчәк. Ләкин бу да әле төгәл сан түгел. Сан алуның тулы нәтиҗәләре 2012 елда гына билгеле була.

(далее…)

«Билайн» Татарстанда телевидение челтәрен эшләтеп җибәрергә ниятли.

Бу көннәрдә «Билайн» сәүдә маркасы астында эшләүче «Вымпелком» ачык акционерлык җәмгыяте Казанда үзенең санлы телевидение челтәрен (IPTV) эшләтеп җибәрүе турында хәбәр итте. Шулай да компания IPTV эшчәнлегенең планнары һәм аңа тотылачак акчалар турында мәгълүмат бирми. Белгечләр фикеренчә, «Билайнның» бу өлкәдә көчле конкуренты бар — җирле «Таттелеком» ААҖ инде бер елдан бирле халыкка санлы телевидение хезмәте күрсәтә. Алар фикеренчә, «Вымпелком», күп дигәндә, төбәктәге 30 мең санлы ТВ абонентына гына дәгъва кыла алачак.

(далее…)

Казанда мәктәп балалары өчен беренче Яңа ел алды хәйрия ярминкәсе ачылды.

20 декабрь көнне Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында мәктәп балалары һәм студентлар өчен беренче Яңа ел алды хәйрия ярминкәсе ачылды.

Ярминкәдә катнашучы балалар һәм студентлар үз куллары белән ясалган сувенирлар, уенчыклар, открыткалар һәм башка эшләнмәләр белән сәүдә итәчәкләр. Барысы ярминкәдә Казан, Чистай һәм Биектаудан килгән уннан артык оешма катнаша.
(далее…)

Казан урамнарында реклама ике телдә булачак.

Бу көннәрдә Шәһәр думасы рекламаның ике телдә — татар һәм рус телләрендә булу тиешлеге турында карар кабул итте — бу тәлапләрне үтәмәү, реклама бирүчеләрнең кесәсенә сугарга мөмкин.

Иң авыры реклама слоганнарын татарчалаштыру булыр, ди тәрҗемәчеләр. Күп очракта рекламаның тәэсир көче югалачак.

(далее…)

Галәмдәге кече планеталарның берсе хәзер Хәсән Туфан исемен йөртә.

Татар әдәбияты классигы исемен йөртүче әлеге планета җирдән 250 млн. км ераклыкта урнашкан.

Бу хакта Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — Хәсән Туфанның 110 еллыгына багышланган кичәдә хәбәр ителде. Кичәдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры — Зилә Вәлеева да катнашты.

(далее…)

Узган тәүлек эчендә яуган кар. Саннар һәм фактлар

6 декабрь көнне кабул ителгән «Буран» планы нигезендә, Казан урамнарын кардан чистарту өчен өстәмә техника җәлеп ителде.

Кар, буран, юеш кар белән аралашып яуган яңгырдан катлауланучы һава шартларын күздә тотып, юл хезмәтләре тәүлек дәвамында өзлексез эшләде.

(далее…)

Татарстанда юл һәлакәтләре саны арта.

Бу көннәрдә Казан шәһәре юлларында 8 кеше зыян күрде. Үткән тәүлектә генә дә Казанда 271 ДТП теркәлгән. Шуларда 8 кеше —  6 җәяүле һәм 2 пассажир —  зарарлана.
Кичә булган аварияләр саны статистика күрсәткечләреннән уртача өч тапкыр күбрәк. Сәбәбе – начар һава шартлары.

Рөстам Минниханов пенсионерлар өчен яшәү минимумы турындагы законга кул куйды.

Рөстам Минниханов пенсионерлар өчен яшәү минимумы турындагы законга кул куйды. Шулай итеп, 2011нче елга Татарстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумы 3992 сум тәшкил итә. 2010нчы елда яшәү минимумы 3696 сум булган.

(далее…)