КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Казан хастаханәләренә клоуннар җыялар
Башкалабыз Казанда «Хастаханә клоуны» дип аталган проект старт алачак. Шул уңайдан «Клоуннар мәктәбе»нә укучылар җыялар. Бу хакта ТР кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкиле Шамил Янмурдин хәбәр итте.

Хастаханә клоунадасы — ул арт һәм уен терапиясе ярдәмендә стационар яки амбулатор рәвештә дәваланучы балаларга, аларның әти-әниләренә тизрәк савыгырга ярдәм итү максатыннан оештырылган чаралар системасы.
Европа һәм Америка илләрендә клоуннар балалар хастаханәләрендә инде 30 елдан артык эшли. Тикшеренүләр клоуннар белән аралашучы балаларның тизрәк савыгуларын күрсәтә. Россиядә исә беренче «хастаханә клоуны» 2003 нче елда барлыкка килә, ул — хәзерге вакытта «Хастаханә клоунада»сы оешмасының сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Константин Сдов.

8 ел эшләү дәверендә ул зур тәҗрибә һәм психологик ярдәм күрсәтә алучы профессионаллар командасын туплый. Хәзерге вакытта Казанда да хастаханә клоуннары мәктәбенә балаларны яратучы, кеше кайгысына битараф булмаган, ачык йөзле, эшләргә теләге һәм көче булган укучылар чакырыла. Әлеге мәктәпкә укырга керергә теләүчеләр НКО «Больничная клоунада» сайтында анкета тутырып medclown1@gmail.com.адресына җибәрә ала.
25-26 нчы февральдә ДРКБда сайлап алу булачак. Кандидатларга аларның иҗади сәләтләреннән тыш 20 яшьтән дә кечкенә булмаулары таләп ителә.
