Татарча котлаулар! Бүлек #4.

Якыннарны, туганнарны һәм дусларны туган көннәре белән котлау.

Кадерле… ! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән

гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

* * *

… ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләклә-рең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларың-

ның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

* * *

… ! Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, кечеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа! Мең яшә!

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан

Өлеш чыксын сиңа мул гына.

Без телибез  сиңа ак бәхетләр,

Шатлыкларга илткән юл гына.

Бәйрәмеңнең матур  хатирәсе

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән,

Барыбыз да бергә  җыелып.

*  * *

Салкын карлы  кышта тусаң да син,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә,

һәрвакытта йөзең  көләч булсын,

Балкып яшә  гомер-гомергә.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә

Аз булыр күк  синең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге  күңел күгең —

Без калабыз шушы теләктә.

*  * *

һәр көн сине котлап кояш чыксын,

Сине назлап  җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып

Көн артыннан  көннәр үтсеннәр.

Күңел күгең  һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен  сагыш-борчулар.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар.

Туган көнең-юбилеең  белән

Чын күңелдән сине котлыйбыз.

Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,

Күңел тынычлыгы  телибез.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып  торсын йөзеңдә.

Кайгы-хәсрәт баш  очыннан узсын —

Шул теләкләр бездән үзеңә.

    * * *

Бәхет нурында  коенып,

Назга күмелеп  яшә.

Тиңең белән  тигез булып

Сөеп-сөелеп яшә.

Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,

Тыныч булсын кичең, төннәрең.

Сайрар кошлар  синең өчен генә

Багышласын иде  көйләрен.

*  * *

Туган көнең  белән котлыйм,

Ак бәхетләр сиңа телим.

Гомер юлың озын булсын,

Кайгы-хәсрәт урап үтсен.

*  * *

Матур тормыш, сәламәтлек теләп

Туган көнең  белән котлыйбыз.

Шатлык белән,  озын гомер белән

Яшәвеңне генә -телибез.

Матур яз аенда  тугангамы,

Күңелеңдә һәрчак изгелек.

Кылган яхшылыгың  кире кайтып,

Күрсәң иде  үзең игелек.

*  * *

Күңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

* * *

Зур бәхетләр юлдаш  булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек —  ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет  читләп үтмәсен.

Котлы булсын, … , туган көнең,

Гел шатланып үтсен көннәрең.

Сиңа сөенеч  кенә китерсеннәр

Якыннарың, барлык дусларың.

Язлар гына бүләк  итәдер ул

Бу дөньяга  синдәй затларны.

Рәхмәтләргә кушып  кабул итче

Йөрәктәге барлык назларны.

*  * *

Котлы булсын, … , туган көнең,

Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән

(Үтсен  синең гомер көзләрең.)

Үтсен синең килер көннәрең.

    * * *
    Сөеклебез, безнең өчен
    Изгенең изгесе син.
    Бәхетләрне  чагылдырган
    Вөҗданның көзгесе  син.

Яшәү шатлыгы  син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта  сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Гөрләп үтсен  синең гомерең,

Юлларыңа  гөлләр сибелсен.

Туар таңнар сиңа бары бәхет,

Бары шатлык  кына китерсен.