Карл Лагерфельд песиенә өйләнергә тели

Бөтен дөньяга танылган дизайнер Карл Лагерфельд күптән түгел генә үзенең гадәттән тыш теләге турында сөйләгән — ул үз песиенә өйләнергә каршы түгел.  79-яшьлек модельерның песие исеме — Шупетт, һәм аның хатыны булмаса да, ул шулай да зиннәттә коена, һәм хуҗасы шикелле бик шәп яши.

Песинең 3 шахси асравы бар, ә ашамлыкларны ул бары тик кыйбат табак савыттан гына ашый. Шупеттның  «үз» Твиттеры да бар, аның артыннан 30-меңлек  аудитория күзәтә, һәм ул анда узен Шупетт Лагерфельд дип «атый».

Модельер кешеләр һәм хайваннар арасында туйлар булмаганына моңсулана, ләкин мәчесен туй күлмәгенә киендерү фикереннән баш тартмый.