Татарстандагы җанисәп нәтиҗәләре: 1,7 миллион ир-атка — 2 миллион хатын-кыз туры килә.

3 млн. 785 мең – халык санын алу нәтиҗәсендә Татарстанда шулкадәр кеше яшәгәне ачыкланды. Соңгы 8 ел эчендә республика халкы 0,15 процентка арткан.

Шуларның ничә проценты шәһәрдә, ә ничә проценты авылда яшәгәне 2011 елның апреленә генә саналып бетәчәк. Ләкин бу да әле төгәл сан түгел. Сан алуның тулы нәтиҗәләре 2012 елда гына билгеле була.

— 14 декабрь көнне без барлык сан алу кәгазьләрен туплап бетердек. Алар — 6,5 миллион данә, авырлыгы 80 тонна, — дип белдерде Дәүләт статистикасы федераль идарәсенең җирле башлыгы Валерий Кандилов.

— Җанисәптә барлык кеше дә катнашмады. 1113 кеше сан алудан баш тарттылар. Шуңа да карамастан без төгәл генә әйтә алабыз: чара яхшы узды, «халык белән диалог урнаштырылды».

Дөрес, күңелсез вакыйгалардан башка булмады.

— Ике сан алучыны этләр тешләде, — дип әйтеп узды Валерий Кандилов. – Ләкин борчылырга урын юк. Икесе дә исән-сау.

Сүз уңаеннан, узган сан алуда мондый очраклар күбрәк булган. Тулаем алганда, Татарстанда Бөтенроссия сан алу кампаниясе сыйфатлы һәм билгеләнгән вакытта узды.