Яңа мәкаләләр
Галәмдәге кече планеталарның берсе хәзер Хәсән Туфан исемен йөртә.
Татар әдәбияты классигы исемен йөртүче әлеге планета җирдән 250 млн. км ераклыкта урнашкан.
Бу хакта Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — Хәсән Туфанның 110 еллыгына багышланган кичәдә хәбәр ителде. Кичәдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры — Зилә Вәлеева да катнашты.

Үз чыгышында ул бу хакыйганың Татарстан интеллигенциясе өчен чын бәйрәм икәнлеген әйтеп узды: «Бөек шагыйрьләр гомере – мәңгелек. Аларның иҗаты бүгенге көндә дә игътибар үзәгендә», — диде ул.
Аннан соң күренекле артистлар башкаруында Хәсән Туфан әсәрләре яңгырады.
Кичәнең төп сюрпризы: Җирдән 250 млн. километр ераклыктагы кече планеталарның берсенә Хәсән Туфан исеме бирелү хәбәре булды. Бу планета 1995 елның 26 сентябрендә Казан университетының астрономия станциясенә ачылган.
Хәсән Туфан 1900-нчы елның 9 декабрендә Аксубай районында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Татар әдәбиятында беренчеләрдән булып, ул эшче сыйныф һәм аның авыр хезмәте турында яза бушлый. Аның күп кенә лирик шигырьләре җырга салына. 1940-нчы елда Хщсщн Туфан репрессияләнә. Сталин үлеменнән соң, 1956-нчы елда гына шагыйрь Казанга кайтуга ирешә ала.
