КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Рөстам Минниханов пенсионерлар өчен яшәү минимумы турындагы законга кул куйды.
Рөстам Минниханов пенсионерлар өчен яшәү минимумы турындагы законга кул куйды. Шулай итеп, 2011нче елга Татарстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумы 3992 сум тәшкил итә. 2010нчы елда яшәү минимумы 3696 сум булган.

Бу сан пенсиягә өстәп бирелә торган Федераль социаль түләүләр күләмен билгеләү өчен кирәк.
Яшәү минимумы пенсионерларның куллану кәрҗиненә кергән тауарларның бәяләре арту ихтималы белән исәпләнгән.
Закон республика Дәүләт шурасында 2 ноябрь көнне кабул ителеп, президент кул куйганнан соң официаль чыганакларда бастырылып чыгачак.
