Яңа мәкаләләр
«Билайн» Татарстанда телевидение челтәрен эшләтеп җибәрергә ниятли.
Бу көннәрдә «Билайн» сәүдә маркасы астында эшләүче «Вымпелком» ачык акционерлык җәмгыяте Казанда үзенең санлы телевидение челтәрен (IPTV) эшләтеп җибәрүе турында хәбәр итте. Шулай да компания IPTV эшчәнлегенең планнары һәм аңа тотылачак акчалар турында мәгълүмат бирми. Белгечләр фикеренчә, «Билайнның» бу өлкәдә көчле конкуренты бар — җирле «Таттелеком» ААҖ инде бер елдан бирле халыкка санлы телевидение хезмәте күрсәтә. Алар фикеренчә, «Вымпелком», күп дигәндә, төбәктәге 30 мең санлы ТВ абонентына гына дәгъва кыла алачак.

Казан ИТ-паркында узган презентациясендә «Вымпелком» бу хезмәтен «Домашнее цифровое телевидение» («Билайн-ТВ») дип атады. Компания татарстанлыларга IPTV (Интернет каналлары буенча санлы интерактив телевидение) технологиясе буенча 80 урыс һәм чит ил каналлары күрсәтергә ниятли. Моның өчен компьютер яки телевизорга тоташтырылучы махсус приставка-кушымта сатып алырга кирәк. Киләчәктә бу кушымта белән, телевидение караудан тыш, югары тизлекле интернетка да тоташып булачак. IPTV пакетының бәясе аена 545 сум, IPTV һәм интернет бәясе — аена 645 сумнан алып, 1070 сумга кадәр булыр дип фаразлана.
Казан — «Билайн»ның IPTV-челтәренә тоташкан 13-енче шәһәр. Бүгенге көндә аның абонентлар базасында республиканың 3,5 млн. кешесе исәпләнә. Шуларның 50 мең абоненты югары тизлекле интернет хезмәтен файдалана. «Вымпелком»ың казан филиалы директоры Андрей Юдов сүзләренчә, IPTV челтәре беренче чиратта Татарстанның Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек эре шәһәрләрендә җәелдереләчәк.
Сүз уңаеннан, IPTV Татарстанда инде 2009-нчы елның декабреннән бирле эшли. Аны «Таттелеком» ААҖ ачкан иде. Алар IPTVга инде 6,5 мең абонентны тоташтырган. 71 телеканалдан торган «Летай-ТВ» пакеты аена 320 сум тора. Шулай ук узган елдан бирле «Телесет Нетворкс» һәм Дом.ру оешмалары эшләтеп җибәргән IPTV да тест режимында эшли. Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә алар киләсе елдан тулы көченә эшләп китәчәк.
«Татарстанда түләүле телевидениенең потенциаль кулланучылары 100-150 мең кешедән артмаячак, халыкның күпчелеге әлегә аларны канәгатьләндерүче вариантларын үзгәртергә ашыкмый»,— дип белдерә белгечләр.
