Яңа мәкаләләр
Казанда мәктәп балалары өчен беренче Яңа ел алды хәйрия ярминкәсе ачылды.
20 декабрь көнне Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында мәктәп балалары һәм студентлар өчен беренче Яңа ел алды хәйрия ярминкәсе ачылды.
Ярминкәдә катнашучы балалар һәм студентлар үз куллары белән ясалган сувенирлар, уенчыклар, открыткалар һәм башка эшләнмәләр белән сәүдә итәчәкләр. Барысы ярминкәдә Казан, Чистай һәм Биектаудан килгән уннан артык оешма катнаша.
Чараның төп максаты: яшь эшмәкәрләрдә социаль җаваплылык хисе тәрбияләү, дип белдерде ТР Җәмәгать палатасы әгъзасы Ярослав Муравьев. Керемнең бер өлеше хәйрия максатларында тотылачак. Мәсәлән Җәүһәр Исламова өчен логопедик тренажер сатып алырга кирәк, аның бәясе 28500 сум.
Әлеге чара Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы каршында эшләп килүче яшьләр арасындагы эшмәкәрлекне үстерү комитеты инициативасы буенча оештырыла.
Татарстанда яшьләрне эшмәкәрлеккә җәлеп итү буенча эффектив система эшләп килә. Мәктәпләрдә оештырылган «Школьная компания» проекты кысаларында балаларга бизнес нигезләре аңлатыла, эшмәкәр-студентларга «Навигатор» яшьләр бизнес-клубы ярдәм итә, бу яшь эшмәкәрләр Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән хезмәттәшлек итәләр.
