Казан урамнарында реклама ике телдә булачак.

Бу көннәрдә Шәһәр думасы рекламаның ике телдә — татар һәм рус телләрендә булу тиешлеге турында карар кабул итте — бу тәлапләрне үтәмәү, реклама бирүчеләрнең кесәсенә сугарга мөмкин.

Иң авыры реклама слоганнарын татарчалаштыру булыр, ди тәрҗемәчеләр. Күп очракта рекламаның тәэсир көче югалачак.


— Татарча реклама үтемле булсын өчен, аны гади генә бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү түгел, ә мәгънәсенә төшенеп, рекламаның соавторы кебек булу кирәк, — ди белгечләр. Тагын бер кыенлык — күп кенә урыс мәкальләре һәм фразеологизмнарын татар теленә тәрҗемә итү мөмкин түгел. Ә аларны рекламщиклар бик яратып куллана. Димәк, тәрҗемәчеләр хәзер креатив булырга һәм реклама текстларын үзләре дә яза белергә тиеш булып чыга.
Фирма исемнәре тәрҗемә ителмәсә дә, аларның эшчәнлегенә аңлатма бирү кирәк булачак. Димәк хәзер «центр обслуживания» сүзтезмәсе янында «хезмәт үзәге» сүзләре, ә «дворец связи» сүзтезмәсе янында — «элемтә сарае» сүзләре барлыкка килергә мөмкин.
Яңалыкның тагын бер ягы да бар. Урам рекламасы белән шөгелләнүче бер Казан фирмасы җитәкчесе сөйли:
— Элек һәр район администрациясендә официаль тәрҗемәче-белгеч эшләп килде: ул рекламаны татарчалаштыра, аларга махсус реклама паспортлары ясарга булыша иде. Хәзер бу штат кыскартылган һәм реклама бирүчеләр туры безгә мөрәҗәгать итә.
Без исә тәрҗемәне рус-татар сүзлеге кулланып, яки читтән тәрҗемәчеләр җәлеп итеп башкарырга мәҗбүр булабыз. Ә бу — реклама бирүчегә өстәмә чыгымнар дигән сүз. Хәзер урам рекламасы бирүче һәр фирма өчен бу чыгым даими суммага әвереләчәк.