Архив автора

Дөнья матур, дөнья киң… Күреп кал!

Бүген без глобальләшү чорында яшибез. Бу күренешнең тискәре яклары турында күп язалар һәм сөйлиләр: милләт югала, үзаңын югалта, бар кеше дә бер стандартларга якынлаша. Тик глобальләшүнең позитив яклары да бар. Мәсәлән, минем бер дус кызым төрле грантлар отып ярты Җир шарын әйләнеп чыкты. Гомумән, танышларым арасында Америка, Испания, Германия, Англия, Төркия кебек илләрдә бер-ике ел яшәп кайткан кешеләр аз түгел.Барысы да диярлек укырга бу илләргә укырга барды.

Аларның күбесе Татарстан югары уку йортлары аша (КФУ, КХТИ, КАИ кебек зур вузларда, кагыйдә буларак, студентлар алышу прогрмаммалары бар) яки Алгарыш программасы аша чит илгә барып кайтты. Кайберәүләре үз специальләшү өлкәләре буенча укыса, башкалар гомумән башка өлкәдә белеем алды.
(далее…)

Татар халык ашлары хит-парады.

Әни пешергән ризыктан тәмлерәк әйбер була аламы икән ул? Әби пешергән ризык булса гына инде… Ә инде ул ризык татар халык ашы булса, гомумән, телеңне йотарлык!..
Элек-электән килгән рецептлар гасырлар дәвамында сыналган. Бүген без сезгә татар халык ашлары хит-парадын тәкъдим итәбез.

1.Өчпочмак. Төче камырдан ясалган зур өчпочмаклар әче камырдан ясалган кечкенәләре, бәрәңге белән, бәрәңгесезе… Алар шундый күп төрле була. Мөгаен, бүген бу иң популяр татар ашыдыр. Әлеге ризыкның татар кухнясы вәкиле икәнен күпләр белмәсә дә, өчпочмаклар Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә дә, Төмәндә дә, Новосибирсикида да бар. Бүгенге көндә өчпочмак фаст-фуд сегментында гамбургерлар белән конкурентлаша ала. Кызганычка, өчпочмакны һәрвакытта да өйдә, сөтле чәй белән, майлап, тәмләп ашып булмый, ләкин аны уку арасында сок белән “борып куярга” яки үзең белән юлга алырга бик уңайлы. Татар ашлары хит-парады лидерын буфетларда, ашханәләрдә, чәйханәләрдә, кибетләрдә очратырга мөмкин, әмма иң тәмлесе – өйдә пешерлгәне.
Шулай итеп, туклыклы, итле-бәрәңгеле-суганлы өчпочмак беренче урында!
(далее…)

Ә сез беләсезме?

Мәскәү үзәгендә, Кызыл мәйданда  атаклы татарга һәйкәл тора икән бит. Дөресрәге, һәйкәлнең яртысы гына татарга багышланган. Сүз Кузьма Минин һәм Михаил Пожарский һәйкәле турында.

Чынында Кузьма Минин бернинди дә Кузьма түгел, ә Кирша Миңнебаев булган.   Болгавыр вакыт (Смутное время) заманында Мәскәүне поляк интервенциясеннән саклау өчен халык ополчениесен күтәргән кешеләрнең берсе  татар булган, ләбаса! Нижгар өлкәсендәге земской староста Кирша Миңнебаев, тарихчылар фикеренчә, Миңнебай  исемле чукындырылган татарның улы булган.
(далее…)

Туран Гатауллин: «Акыллы кеше дәшми!»

Туран Гатауллин – «Гуфи» КВН юниор-командасы әгъзасы, Тимур Бекмамбетов фильмы өчен сценарий язу бәйгесендә катнашкан, күп кенә музыкаль конкурсларда җиңү яулаган сәләтле егет.


– Үзең белән иң элек кем дип таныштырырга кирәк?

– Музыка яратучы егет мин. 12 елдан артык пианинода уйныйм, күп нәрсәне күңелемә якын алам. Бу аңлашыла да – музыканы тояр өчен аны күңел аша үткәрергә кирәк. Мин романтик та әле!
(далее…)

Фотографмы син, юкмы?!

XIX гасырда  кеше фотога гомеренә ни бары өч тапкыр — өйләнешкәндә, бала туганда һәм армиягә киткәндә төшкән. Хәзер исә көненә кимендә өч мәртәбә төшәләр – ягъни “ава” искергән саен. Кыенлыгы да юк, “фотик” барыбызның да кул астында бит.

О! Кыенлык дигәннән… Элек фотога төшерү җиңелләрдән булмаган дип сөйлиләр, шунлыктан аңа бик озак һәм җентекләп әзерләнә торган булганнар. Шушы кыенлык һәм тырышлык аркасында дөньяга кечкенә генә шедеврлар туган. Әйе, хәзер күпкә җиңелерәк, техника да алга китте, тик нәрсә комачаулый безгә “шедевр”лар ясарга?!

Шушы урында туктап бераз уйлап ал… Кирәк әйбер.
(далее…)

“Татар радиосы”ның 10 сере

1) Әбри Хәбриев чынлыкта Әбри түгел, аның чын исеме — Данияр, ә Булат Бәйрәмов бөтенләй дә Бәйрәмов түгел, ул — Җиһангәрәев.
2) Ди-джейларның туган якларын саный китсәң, Татарстанны иңгә буйга айкап була. Рәмзия Әтнәдән, Ләйсән Апастан, Булат – Әгерҗедән, Әбри – Биектаудан, Айваз белән Ильяс Арчадан, Ризәлә Яшел Үзәннән, һәм бары тик Гөлназ белән Айсылу гына Казаннан.
3) “Татар радиосы”ның иң актив тыңлаучысы – Ләйсән (яңгыр кызы)ның өендәге ярты җиһазы радио бүләге: 30 CD, музыкаль проигрыватель, миксер, тостер һәм башкалар. Иң еш шалтыратучы Зиннур исемле тыңлаучыны күптән түгел эфирга чыгармаска дигән карар куелган.


4) Күпләрегез Ди-джей эфирда үзе яраткан җырларны куеп утыра дип уйлый. Ялгышасыз! Плей-листны бер атна алдан музыкаль редактор төзи. Ди-джей аңа үзгәртүләр кертә алмый. (Шуңа күрә Булат Бәйрәмов Ләйсән Гимаеваның җырларын куеп утыра дип уйлыйсыз икән…онытыгыз!)
(далее…)

Байбулат: “Дөньяга реаль карый торган, оптимист егет мин”

Берәүләр өчен бала чагында “Әлли-бәлли бәү” тапшыруы аша таныш, икенчеләре өчен яшь ТВ актеры буларак билгеле булса, өченчеләре аны бию сәнгате аша таныса, дуслары исә Байбулатны сүз өчен кесәгә керми торган, шаян, шук, актив егет буларак белә.


— Байбулат, әйт әле, кем ул Байбулат Батулла?

-Ике аяклы кеше. Дөньяга реаль карый торган, оптимист егет мин. Пессимист чакларым бик сирәк була, гомумән булмый дисәк тә дөрес.

— Тыңлап торам, саф татарча сөйләшәсең. Бу гаиләдәге тәрбия йогынтысымы, әллә син аралаша торган мөһит тәэсиреме?

(далее…)

“Җыручы”ның үз аудиториясе

Һич кенә дә җырлап йөрер диеп уйламаган Зөлфәт Зиннуров инде менә икенче ел рәттән үзенең сольный концертларын оештыруын дәвам итә. Шәһәр һәм район үзәкләрендә генә түгел, ә гап гади авылларда да зал тутырып халык җыя.

Тәнкыйтчеләргә исе китми генә, мин “җыручы” диеп җырчыларның борыннарына ук чиертеп йөри хәтта.
Шансон, нәрсә соң ул? (далее…)

Су буйлап

Су буйлап
Татар халык җыры

Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы көн —
Без аерылган көн бит ул.

Идел бит ул — бик мул елга,
Ул бит диңгезгә китә.
Аккан сулар, искән җилләр
Йөрәгемне җилкетә.

Идел буйларына барсам,
Әйтер идем Иделгә,
Минем кайгыларымны да
Алып кит дип, диңгезгә.

Су буйлары моңсу иде,
Без айрылган чагында;
Тормыш дулкыннары безне
Кушар әле тагын да.

Перевод на русский:

На побережье
Волга ведь это, глубока ведь она,
Глубока ведь она, широка ведь она.
Темная ночь, облачный день —
Это же день расставанья нашего.

Волга ведь она — плодородная река,
Она впадает в море.
Текли воды, веяли ветра,
Успокаивая мое сердце.

Если бы шел по берегу Волги,
Сказал бы я Волге,
И печали мои
Унеси с собой в море.

Берега были грустны,
Когда мы расставались;
Волны судьбы
Нас еще соединят.

Бер генә минутка

Бер генә минутка
Фирзәр Мортазин көе Динә Камалетдинова сүзләре

Бер генә минутка, барсын да оныт та,
Кил әле, кил әле яныма.
Ягымлы карашың кояштай карасың
Сагыштан әрнегән җаныма.

Тик сине эзлим мин, тик сине юксынам,
Бөтенләй югалтсам, нишләрмен?!
Кайларда йөрмәдем, сиңа тиң күрмәдем,
Гел сиңа талпынды хисләрем.

Син тере шатлыгым, тормышым маягы,
Йолдыз син күңелем күгендә.
Бик соңлап кайтсаң да, кайчан да, кайчан да,
Урының йөрәгем түрендә.

Перевод на русский:

Лишь на одну минуту
Лишь на одну минуту все забудь, и
Иди, иди ко мне.
Нежный взгляд твой словно солнца тепло
Моей раздраженной от тоски душе.

Лишь тебя я ищу, по тебе лишь грущу,
Если потеряю, как мне быть?!
Где бы я не ходил, тебе равных там нет,
Всегда к тебе обращены мои чувства.

Ты мое здоровое счастье, ты маяк моей жизни,
Ты звезда в душе моей.
Даже если поздно вернешься, хоть когда, хоть когда,
Тебе место в моем сердце.