Яңа мәкаләләр
“Татар радиосы”ның 10 сере
1) Әбри Хәбриев чынлыкта Әбри түгел, аның чын исеме — Данияр, ә Булат Бәйрәмов бөтенләй дә Бәйрәмов түгел, ул — Җиһангәрәев.
2) Ди-джейларның туган якларын саный китсәң, Татарстанны иңгә буйга айкап була. Рәмзия Әтнәдән, Ләйсән Апастан, Булат – Әгерҗедән, Әбри – Биектаудан, Айваз белән Ильяс Арчадан, Ризәлә Яшел Үзәннән, һәм бары тик Гөлназ белән Айсылу гына Казаннан.
3) “Татар радиосы”ның иң актив тыңлаучысы – Ләйсән (яңгыр кызы)ның өендәге ярты җиһазы радио бүләге: 30 CD, музыкаль проигрыватель, миксер, тостер һәм башкалар. Иң еш шалтыратучы Зиннур исемле тыңлаучыны күптән түгел эфирга чыгармаска дигән карар куелган.

4) Күпләрегез Ди-джей эфирда үзе яраткан җырларны куеп утыра дип уйлый. Ялгышасыз! Плей-листны бер атна алдан музыкаль редактор төзи. Ди-джей аңа үзгәртүләр кертә алмый. (Шуңа күрә Булат Бәйрәмов Ләйсән Гимаеваның җырларын куеп утыра дип уйлыйсыз икән…онытыгыз!)
5) Ди-джейлар әйтер сүз булмаган чакта, һава торышы турында сөйлиләр. Бу аларның иң яраткан темалары.
6) Һәр смена Ди-джей пульт янында яңа ручка таба. Искесе кая киткәнен ул беркайчан да белми. Шулай итеп бертуктаусыз ручкалар алмашынып тора. “Алар”ның кая китеп, каян килгәнен беркем белми.
7) Даими тыңлаучылар еш кына радиога килеп ди-джейларны бәлеш, чәкчәк, варенье белән сыйлый. Баллы ризык кәефне күтәрә диләр… Яхшы кәеф димәк менә нәрсәдән башлана!
8) Эфир белән эфир арасында ди-джей телефоннан сөйләшә, интернетта утыра яки бөтенләй башка музыка тыңлый. Әбри Хәбриев мәсәлән йоклый. Махсус аның өчен шкафта матрас белән юрган бар.
9) Эфир вакытында ди-джейлар бик сирәк ашый. Гадәттә алар чәй яки кофе эчә. Һәм чәй эчкән чокырларны юырга бер дә яратмыйлар. “Аеруча Гөлназ Сәфәрова чокырын юмый”-диделәр сер итеп коллегалары.
10) Алда әйткәннәрнең барысы да –ялган!
