Дөнья матур, дөнья киң… Күреп кал!

Бүген без глобальләшү чорында яшибез. Бу күренешнең тискәре яклары турында күп язалар һәм сөйлиләр: милләт югала, үзаңын югалта, бар кеше дә бер стандартларга якынлаша. Тик глобальләшүнең позитив яклары да бар. Мәсәлән, минем бер дус кызым төрле грантлар отып ярты Җир шарын әйләнеп чыкты. Гомумән, танышларым арасында Америка, Испания, Германия, Англия, Төркия кебек илләрдә бер-ике ел яшәп кайткан кешеләр аз түгел.Барысы да диярлек укырга бу илләргә укырга барды.

Аларның күбесе Татарстан югары уку йортлары аша (КФУ, КХТИ, КАИ кебек зур вузларда, кагыйдә буларак, студентлар алышу прогрмаммалары бар) яки Алгарыш программасы аша чит илгә барып кайтты. Кайберәүләре үз специальләшү өлкәләре буенча укыса, башкалар гомумән башка өлкәдә белеем алды.

Мәсәлән, әгәр ул студентлар алышу программасы икән, димәк, Казан вузы студентлары башка илгә бара, мәсәлән, Япониягә, ә япон студентлары Казанга килә. Бу очракта факультетлар һәм өйрәнү өлкәләре тиңдәш булырга тиеш: мәсәлән, биология яки тел өйрәнү: японнар урыс биредә телен өйрәнә, безнекеләр исә — анда япон телен. Шулай ук IREXның «Triple I» программасы, Erasmus Mundusның Undergraduate программалары, шулай ук, тиңдәш өлкәләрдә белем алу, тәҗрибә уртаклашуны күздә тота.

Мондый прогаммалар, гадәттә, 3 айдан алып бер елга кадәр дәвам итә.

Ә менә төрле магистрлык программаларына гариза биргәндә, гомумән башка өлкәдә белем алу мөмкин. Тик моның өчен нигә сиңа нәкъ менә шушы фәнне өйрәнү кирәклеген дәлилләргә кирәк. Мәсәлән, юриспруденция буенча бакалавриат бетереп, син журналистлыкка магистратурада укый аласың. Тик моның ничек итеп синең карьераңа, специалист буларак үсүеңә йогынты ясаячагын язарга кирәк. Магистрлык программалары гадәттә ике еллык укуны күздә тота, әмма бер яки ел ярымлык программалар да бар. Иң популярлары: Erasmus Mundus (Европа), IREX, Fullbright (икесе дә — АКШ).

Моның өстәвенә дөньяның төрле почмакларында семинарлар, җәйге һәм кышкы мәктәпләр уза, 1-3 айлык стажировкалар һәм башка төрле чаралар оештырыла.
Кагыйдә буларак, әлеге программалар демократия, кеше хокулары, гражданлык дәүләте проблемаларына багышланган була. Анда әләгү өчен сайтта максус форма тутырып, гариза бирү җитә.

Дөнья матур, дөнья киң, җәмәгате. Яшь вакытта, йөреп, дөнья күреп, өйрәнеп калыйк.

Әлеге сайтлар сезгә ярдәм итәргә мөмкин:

1) http://alga.tatarstan.ru
2) www.fulbright.ru
3) eacea.ec.europa.eu
4) vsekonkursy.ru/
5) http://vkontakte.ru/undergraduate