Яңа мәкаләләр
Фотографмы син, юкмы?!
XIX гасырда кеше фотога гомеренә ни бары өч тапкыр — өйләнешкәндә, бала туганда һәм армиягә киткәндә төшкән. Хәзер исә көненә кимендә өч мәртәбә төшәләр – ягъни “ава” искергән саен. Кыенлыгы да юк, “фотик” барыбызның да кул астында бит.

О! Кыенлык дигәннән… Элек фотога төшерү җиңелләрдән булмаган дип сөйлиләр, шунлыктан аңа бик озак һәм җентекләп әзерләнә торган булганнар. Шушы кыенлык һәм тырышлык аркасында дөньяга кечкенә генә шедеврлар туган. Әйе, хәзер күпкә җиңелерәк, техника да алга китте, тик нәрсә комачаулый безгә “шедевр”лар ясарга?!
Шушы урында туктап бераз уйлап ал… Кирәк әйбер.
Ә! Фотоаппарат дигәннән… Ул безнең барыбызны да оста гына ике төркемгә бүлә. Фотоаппаратның бер ягында елмаеп торганнарга һәм икенче ягында күз кысып тырыша-тырыша “сы-ы-ыр” дигәннәргә. Башкача әйткәндә – төшүчегә һәм төшерүчегә. Тагы да төрләндереп әйтсәк – фотомодель һәм фотографка. Сүзем “икенчеләр”енә булачак!
Әгәр дә син үзең фотога төшәргә бик үк яратмыйсың, фотоаппаратыңны өзелеп сөясең, һәм аны кулга алу белән йөрәгең аз гына башка ритмга тибеп, баш миең икенче форматта эшли башлый икән – синдә булачак фотограф сыйфатлары бар. Утырып бер горурланып алырга рөхсәт бирәм. Тик еш кына без үз фантазиябездән һәм шәхси төшенчәләрдән чыгып эш йөртәбез. Югыйсә велосипед инде күптән уйлап табылган! ( Сүз уңаеннан, 1817 елда Германиядә барон фон Дрез тарафыннан.)
Портрет, фотосәнгатьтәге иң катлаулы жанрларның берсе. Әгәр дә син күз явын кимендә ун секундка алып торырдай кадр төшерергә телисең икән, менә бер-ничә файдалы киңәш:
1. Модель! Чит кешеме ул, күршеңме, сеңлеңме, анысы мөһим түгел. Ул кеше синең төп героең, син — режиссер. Һәм сиңа аның белән уртак телдә сөйләшү зарур.
2. Күзләр! Фокус беренче чиратта аларда булырга тиеш. “Күзләр күңел көзгесе”, дип бер дә юкка әйтмиләр. Синең өчен әйтәләр.
3. Яктылык! Бик бик һәм тагы бер кат бик мөһим фактор. Яктылык синең дустың да, дошманың да. Шуңа күрә аның янына дөрес яктан килә белергә кирәк. Бер үк ут кешене боза да, матурлый да ала. * Кояш фотографның дусты түгел. Ул кадрны “ашый” һәм сиңа бер дә файдага булмаган күләгәләр ясарга ярата. Кач аңардан!
4. Поза! Дөрес сайланган поза – шулай ук синең отышың була ала.
5. Ракурс! Кайсы ноктадан, астанмы, өстәнме төшергәнгә карап фото чагыштырмача нык үзгәрергә мөмкин. Күз биеклегендәге кадр иң отышлыларыннан санала.
6. Урын! Фотога төшү урыны шулай ук баш рольләрнең берсен башкара. Урманмы ул, өй эчеме – аны модельнең эчке дөньясына туры китереп сайлау мөһим. Шул уңайдан – фон отышлы булырга тиеш. Ул фонда модель эреп югала торган булса яхшы түгел. Бер дә яхшы түгел!
7. Әзерлек! Һәр съемкага җентекләп әзерләнергә кирәк. Кием, деталь, техника, фишкалар…
8. Эксперимент! Кагыйдәләр бозыр өчен диләр. Ләкин онытма, бозыр өчен аларны бик оста куллана белергә кирәк. Ә беләсең икән, рәхим итеп боз!
Данлыклы ФОТОГРАФ исемен йөртергә телисең икән – юк-бар кадрлар төшереп “пленка” туздырма, фантазия һәм тырышлыгыңны эшкә җик.
Фотоаппарат кулыңда, баш урынында, фантазия үзең белән. Димәк, алга! “Шедевр”лар артыннан.
