Татар халык ашлары хит-парады.

Әни пешергән ризыктан тәмлерәк әйбер була аламы икән ул? Әби пешергән ризык булса гына инде… Ә инде ул ризык татар халык ашы булса, гомумән, телеңне йотарлык!..
Элек-электән килгән рецептлар гасырлар дәвамында сыналган. Бүген без сезгә татар халык ашлары хит-парадын тәкъдим итәбез.

1.Өчпочмак. Төче камырдан ясалган зур өчпочмаклар әче камырдан ясалган кечкенәләре, бәрәңге белән, бәрәңгесезе… Алар шундый күп төрле була. Мөгаен, бүген бу иң популяр татар ашыдыр. Әлеге ризыкның татар кухнясы вәкиле икәнен күпләр белмәсә дә, өчпочмаклар Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә дә, Төмәндә дә, Новосибирсикида да бар. Бүгенге көндә өчпочмак фаст-фуд сегментында гамбургерлар белән конкурентлаша ала. Кызганычка, өчпочмакны һәрвакытта да өйдә, сөтле чәй белән, майлап, тәмләп ашып булмый, ләкин аны уку арасында сок белән “борып куярга” яки үзең белән юлга алырга бик уңайлы. Татар ашлары хит-парады лидерын буфетларда, ашханәләрдә, чәйханәләрдә, кибетләрдә очратырга мөмкин, әмма иң тәмлесе – өйдә пешерлгәне.
Шулай итеп, туклыклы, итле-бәрәңгеле-суганлы өчпочмак беренче урында!

2. Почетлы икенче урын, әлбәттә, чәк-чәккә бирелә. Татар халкының кулинар символы булган әлеге баллы ризык соңгы арада шулай ук бик популярлашты. Аны күбесенчә зур кибетләр тәкъдим итә. Баштарак чәк-чәкне Татарстаннан сувенир рәвешендә генә алып кайта торган булсалар, бүген күп россиялеләр аны үз шәһәрләрендә сатып ала ала. Мәсәлән, “Перекресток”, “Ашан”, “Карусель” һәм “Пятерочка” кибетләрендә әлеге тәм-том – еш кунак.
Чәк-чәк үзе Арча якларыннан, дигән фикер киң таралаган. Ә менә Әлмәт, Сарман, Мөслим якларында чәк-чәкнең башка вариациясе – бавырсак күбрәк популярлык алган. Бу якларда килен төшкәндә ул, һичшиксез, зур бавырсак белән килә, ә каенана икмәк яки бавырсак белән каршы ала.
Шулай, итеп чәк-чәк һәм бавырсак рейтингыбызның икенче позициясендә!

3.Токмач. “Көненә бер аш ашмасам, хәлем булмый”, — дигән сүзне ишеткәнегез бардыр, мөгаен. Ә татарда иң популяр аш – токмач. Тавык шулпасында пешкәнме ул, сыер яки сарык ите шулпасындамы – алай ук мөһим түгел. Әмма токмач (аның альтернативасы – умач) элек татар ир-атларының рационына атнасына бер мәртәбә булса да керергә тиеш булган. Өмә вакытларында яки йортка кунак тулганда, барысын да тукландыру – җиңел эш түгел. Әмма алдан кисеп куелган токмачың булса, кайгырыр җир юк: кунакларың ач калмас. Шуңа күрәдер дә инде, кызның уңганлыгын аның токмач кисү тизлегенә карап сыный торган булганнар…

4. Әгәр сезнең ашыйсыгыз бик килә икән, бу текстны укырга киңәш итмибез, чөнки өченче урында тук кешенең дә селәгәен агызырга сәләтле Каклаган каз!
Бәлки, беренчеләрдән булып каз какларга өйрәнүче кешеләр гомумән татар да булмагандыр, әмма татар кухнясын каклаган каздан башка күз алдына китерү гаять кыен. Туйлар, гаилә бәйрәмнәре, Сабантуй – бу чаралар сәбәпле корылган өстәлдә һичшиксез каклаган каз булырга тиеш. Каклаган каз (яки каклаган үрдәк) – деликатес ризык санала. Әлеге төр кош ите артык майлы булганга, аны күп ашап булмый, шуңа күрә әлеге деликатес кунакларга мул ризыклы өстәлләрдә кечкенә-кечкенә кисәкләр бүленеп бирелә. Элегрәк бу ризык энергия чыганагы саналса (аны, мәсәлән, кышкы көне ерак елга ала торган булганнар), бүген аны тәм өчен генә, аз гына кабалар (бигрәк тә фигура сакларга тырыша торганнар).
Татар кухнясы деликатысы каклаган каз һәм какалаган үрдәк – рейтингыбызның дүртенче баскычында.
5. Сөтле чәй, яки татар белән анлиялеләр нәрсә белән охшаш?
Татар кызларының татар булуларын каян белеп була, сезнеңчә? Аларның чәй эчүләреннән! Көн дәвамында башка кызлар кимендә 4 тапкыр тәмәке тартарга йөрсә, татар кызы шул кадәр тапкыр чәй эчә. Шунысы кызык: татар кызларының күбесе сөтле чәйне хупрак күрә. Әлбәттә, лимон белән дә, җимеш белән дә, сөт өсте белән дә – алар өчен чәй һәрвакыт урынлы. Әмма сөтле чәй конкуренциядән өстен. Әмма чәйне сөт белән эчүнең үз хикмәтләре бар икән. Мәсәлән, Англиядә дә чәйне сөт белән эчә торган булганнар. Баксаң, Лондонның күп районнарында су бик үк сыйфатлы булмаган, шуңа күрә ашказанын саклау өчен англиялеләр чәйне сөт белән эчәргә күнеккән. Чәй дигәндә, как , киптерелгән җиләк-җимеш, чикләвек, бал, кайнатма, кебек “тәмлүшкәләрне” дә онытырга ярамый. Бал элек-электән байлар ризыгы саналган булса, кайнатма ясау шикәр очсызлангач кына модага керә. Әмма “Җиләк җыю җене” татар хатын-кызларына күптән кагылган булса кирәк, чөнки элек, кайнатма ясамасалр да, җиләкне киптерә торган булганнар.
Шулай итеп, татарларның яраткан эчемлеге – сөтле чәй — бишенче урында.
6. Кыстыбый (шулай ук: күзикмәк, якмыш).
Менә бусы инде чын татар ризыгы. Коймак, манты, сумса, пылау, пилмән һәм хәтта өчпочмак белән бәлеш тә башка халыкларда да таралган булса, кыстыбый – фәкать татар кухнясы ризыгы. Элек аны төче камырдан әзерләгән юка җәймә эченә тары боткасы салып ясый торган булганнар. Хәзер исә бәрәңгеле вариант киңрәк таралган. Аны мөстәкыйль ризык итеп тә ашарга мөмкин, чәй янына да, ипи урынына аш янына бирергә мөмкин.

7. Гөбәдия. “Бәхетле” челтәренең иң күп сатыла торган пирогы нәкъ менә гөбәдия икән бит. Гөбәдиянең ике төре була: итлесе һәм татлысы. Бүгенге көндә татлысы популярлак санала. Әлеге төр гөбәдия эченә корт, бүрттергән дөге, ваклап тураган йомырка, йомшарткан йөзем, күрәгә, төшен алып кара җимеш яисә өрек салалар. Гөбәдияне шулай ук еш кына бәйрәм өстәле өчен әзерлиләр яки күчтәнәч итеп алып киләләр.

8. Пәрәмәч. Әлеге таба ризыгының да берничә төре бар: итле яки бәрәңгеле. Беренче төре әче камырда ясала һәм табада кыздырыла, ә икенчесе төче камырдан була һәм мич эчендә пешерелә. Әлеге ашны күбрәк көндәлек тормышта һәм аз санлы кунаклар килгәндә әзерлиләр.

9. Бәлеш. Сүзем зур бәлеш турында. Әмма вак бәлеш тә әлеге рейтингка керергә хокуклы. Классик бәлеш –итле, бәрәңгеле, суганлы төче камырдан ясалган зур таба ашы. Гадәттә ул зур гаиләгә җитәрлек итеп пешерелә. Ә бәйрәм-мазар булганда, күп кунак җыелганда, элек өйдәге һәм хәтта мончадагы һәр мичтә бәлеш булган. Ә кунаклар бик күп булганда, бәлешне хәтта күршеләрдә пешергәннәр. Ике итле-бәрәңгеле бәлеш, мәсәлән, карабодайлы бәлеш һәм җимешле бәлеш. Шуңа күрә рейтингыбызның тугызынчы урынында урнашкан бәлешне татар кухнясының нигезе ди санарга да була.

10. Катык. Әлеге сөт продуктының аналогы дәньяда гаять таралган. Мәсәлән, урысларда гына да варенец, ряженка, кефир кебек әчетелгән сөт эчемлекләре бар. Ә нәкъ менә катык төрки халыкларда һәм Болгариядә киң таралган. Катыкны ашка каталар, анардан әйрән ясыйлар һәм аерым ашыйлар. Катыкның да төрләре бар: чөгендер яки чия суы кушып ясалган катык барлык кибет йогуртларыннан тәмлерәк дә, файдалырак та, очсызрак та
Шулай итеп, катык рейтингыбызны йомгаклый.