Туран Гатауллин: «Акыллы кеше дәшми!»

Туран Гатауллин – «Гуфи» КВН юниор-командасы әгъзасы, Тимур Бекмамбетов фильмы өчен сценарий язу бәйгесендә катнашкан, күп кенә музыкаль конкурсларда җиңү яулаган сәләтле егет.


– Үзең белән иң элек кем дип таныштырырга кирәк?

– Музыка яратучы егет мин. 12 елдан артык пианинода уйныйм, күп нәрсәне күңелемә якын алам. Бу аңлашыла да – музыканы тояр өчен аны күңел аша үткәрергә кирәк. Мин романтик та әле!

– Музыка дөньясына ничек кердең?

– 5 яшемнән бирле консерватория каршындагы мәктәпкә йөрим. Башта әзерлек курсларында шөгыльләндем, аннары шунда укырга кердем. Музыка юнәлешен сайларга әти булышты. Үзе композитор булгач, минем дә шул сукмактан атлавымны теләде ул.

– Синең өчен музыка нәрсә ул?

– Үз-үземне күрсәтү чарасы. Ул миңа бик күп нәрсә бирә. Пианинода уйнаганда, күп нәрсәне аңлыйсың, күпкә төшенәсең. Әсәрне уйнарга өйрәнгәндә аның асылын аңлап бетермисең әле. Ә өйрәнеп бетеп, сәхнәдә башкарганда, композиторның нәрсә әйтергә теләгәнен аң­лыйсың. Аннан күпмедер дәрәҗәдә «кайф» та аласың әле, рәхәт булып китә.

– Уйналган композиция­ләрдән ләззәт ала торган егет конфликтлы ситуацияләрдән ничек чыга?

– Мин каршылыкларга очрамаска тырышам. Сугышу-әйт­кәләшүләрнең кирәген аңламыйм. Кул күтәреп яисә кеше рәнҗетеп кенә конфликтны хәл итеп булмый. Миңа калса, акыллы кеше сабыр гына дәшми кала белергә тиеш.

– Көндәшлеккә сәләтле татар музыкасы булсын, дөньяви агымга иярсен өчен нишләргә кирәк?

– Профессиональ татар музыкасы бик соң барлыкка килә. Җиһанов, Сәйдәшев вакытлары аның башлангычы гына. Хәзер исә ул тизлек туплап үсеп килә. Бәлки тиздән башка ил музыкаларына көндәш тә булып куяр. Тик аны һәркем дә аңламаска мөмкин, чөнки татар көендә моң бар! Әйтик, швед яки алман көе куйсалар, күп очракта аны ахырына кадәр тыңлап бетермибез. Безгә ул аңлашылмый торган, ят нәрсә булып тоела.

– Кайбер очракларда яшь­ләр туры юлдан тайпылып китә. Бу нилектән дип уйлыйсың?

– Сократ, безнең эрага кадәр IV гасырда яшәсә дә: «Яшьләр бернәрсә белән дә кызыксынмый, бернәрсә дә белергә теләми, үзләренә ни кирәген дә белми», – дип әйткән. Күргәнегезчә, андыйлар күп гасырлар элек тә булган! Шуңа күрә бу сорауга төгәл җавап бирү авыр. Бәлки әле мин дөрес җавап бирер өчен үсеп тә җитмәгәнмендер.