Яңа мәкаләләр
Зульфат Хаким
Артист турында:
Зульфат Хаким (Зөлфәт Хаким) – Хакимханов Зульфат Зөфер улы – 1960нчы елның 11 августында Татарстан Республикасының Түбән Кама районында, Шәңгәлче авылында туа. Мәктәпне бетерүгә, Зульфат армиядә хезмәт итә. Армиядән кайткач, ул Казан химия-технология институтында укый башлый.
Сәнгатькә һәм әдәбиятка Зульфат Хаким 1980нче елларда килә.
Зульфат Хәкимнеңиң билгеле повестьлары — “Агымсуда ни булмас” һәм “Курку”. 1991нче елда “Мәгънәсез низаг” , “Чын ярату”, “Котлы булсын туегыз!” хикәяләре, 1994нче елда “Гонорар” хикәясе дөнья күрә.
1995-1996нчы елларда Зульфат Хаким “Гөнаһ” исемле романы өстендә эшли. Бу роман татар әдәбиятының иң боек нәрсәләренең берсе. Ул шулай ук, рус теленә тәрҗемә ителеп, “Трясина” исеме астында чыкты.
Зульфат Хәким шулай ук тирән фәлсәфи эчтәлекле мәкаләләр һәм афоризмнар авторы. 2003нче елда Татарстан күләмендә үздырылган “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә Зульфат Хәкимнең “Телсез Күке” драмасы беренче урынны яулады. Шулай ук аның “Бит” пьесасы махсус бүләккә лаек булды.
Мәдәният өлкәсендә Зульфат Хаким безгә шагыйрь, композитор, драматург, проза остасы буларак мәгълүм.
Клиплар: