Зухра Сахабиева

Зухра Сахабиева

Артист турында:
Зухра Сахабиева (Зөһрә Сахабиева) исемен ишетүгә һәркем хөрмәт, мәхәббәт хисләре тоядыр. Әлбәттә, Татарстан республикасының халык аритистын Зухра Ханымны хөрмәт итми булмый. Бөек чын милли җырчы, мәрхум Һәйдәр Бигичевнең яраткан хатыны монарга лаек.

Зухра Сахабиева Сәрман раонының Салих Тукай авылында туа. Ун еллык мәктәпне бетергәч, Зухра Казанга килеп медучилищега укырга керә. Ул туган авылына тәбип буларак кайтырга җыена иде.

Шул ук вакытта Зухра ханым Дербышкадагы Саид-Галеев исемендәге мәдәният сараендагы түгәрәгенә йөри. Аларның җитәкчеләре Камал театрының баянисты Раис Сафиуллин була. Ул һәрчак Зөһрәгә “Син җырларга тиеш, синдә моң бар!” дип әйтеп торды. Әлбәттә, шундый сүзләрдән соң Зөһрә Сахабиеваның профессиональ җырларга зур теләге туа.

Куп тырышып Зухра Сахабиева Казан дәүләт консерваториясенә керә, анда ул Һайдәр Бигичев беләнбер группада укый.

Зухра белән Һайдәр гаиләсендә гел классик музыка, татр моңнары ягырады. Аларның уллары Айрат та шул моңнарда үсә, ләкин әти-әнисе юлы белән бармый.

«Клиплар:»
Саубуллашу

Пар чишмэ