Женевадагы Рона һәм Арва елгалары кушылуы

Тәбигатьтә нинди генә могҗизаларны күреп булмый!
Менә, мәсәлән, шул могҗизаларның берсе — Женева шәһәрендәге Рона һәм Арва елгалары кушылуы.

Иң кызыгы — алар тотышалар, ләкин буталмыйлар!
Бәлки, берсендә тоз күбрәк булганга күрә, яки берсе чистарак икенчесе комлырак булгангамы — төгәл әйтә алмыйбыз. Ләкин нәтиҗәсен үзегез күрәсез — тәбиги могҗиза!