Закир Шахбан

Закир Шахбан

Артист турында:
Закир Шахбан (Закир Шаһбан) туудан күрә алмый. Ул Новосибрск ягында туа, күрә алмый торган балар мәктәбендә укый. Кечкенә чагыннан ук Закир Әлфия Әфзалова, Илһам Шакиров, Флюра Сөлейманова, Габдуллы Рахимкулов җырларын яратып тыңлый.

.1988нче елдан Закир Шахбан “Тургай” театр-студиясенең солисты. 1992нче елда бу төркем себер татарлары фестивале лауреаты була. Закир Шахбан Казан Дәүләт гуманитар педагогика университетын бетерә.

8 ел буена Закир Шахбан “Замана” коллективы белән чыгыш итә.

1995нче елда ул “Татар җыры” фестивале лауреаты буда.

Закир Шаһбанның көчле тавышы аның репертуарына Илһам Шакировның “Кара урман” шикелле җырларын кертергә мөмкинлек бирә. Илһам Шакировка килгәндә, ул Себердә гастролләрдә булганда яшь сәләтлә Закирга игътибар итте.

Закир Шахбан – Татарстан Республикасының атказанган артисты.

Бүгенге көндә аның өч баласы – 2 беренче хатыныннан, кечкенә кызы икенче хатыныннан – бар. “Кечкенә кызым – минем бәхетем”, — ди Закир Шахбан.

Клиплар: