Үзе йөри торган механизм

Уенчыкларны, гадәттә, балалар өчен ясыйлар. Ләкин зурлар өчен дә уенчыклар бар. Юк-юк, сезнең башыгызга килгән нәрсәләр түгел. Гап-гади, ләкин бик кызык сувенирлар. Дөресен генә әйткәндә, алар шундый ук гади түгел шул. Алар бик кызык двигатель ярдәме белән кузгала алалар.

Бу уенчыкларның авторлары — Böhm Stirling–Technik оешмасы егетләре. Барлык ялтырый торган аерым булекләр иң яхшы чертежлар буенча ясалган.  Һәр уенчык — Стирлинг двигателенә нигезләнгән үзе йөри торган механизм.