Үз кулларыбыз белән черкиләр өчен капкынны ясыйбыз

Җәй көннәрендә иң зур бәлә — черкиләр. Әлбәттә, һәркем үзенчә алар белән көрәшә — кемдер тәрәзәләрне яхшылап каплый, кемдер бөтен тәненә тәмсез әйберләрне сыйлый. Без сезгә бик кызык капкынны ясарга тәкъдим итәбез. Ул бик шәп һәм бик тә җиңел.

1. Буш 2 литрлык кока-кола бутылкасын алабыз һәм аны икегә бүләбез.

2. Кайнар суны салып, шикәрне салабыз, һәм 40 градуска кадәр суытабыз.

3. Аннары шикәрле суга чүпрәне салабыз. Углекислоталы газ чыга башлый.

4. Бутылканың өске ягын борып, аскы ягын каплыйбыз.

5. Бутылканы кара кәгазь белән төрәп куябыз, чөнки черкиләр караңгылыкны һәм углекислоталы газны яраталар.

6. Шул капкынны бүлмәдә урнаштырабыз һәм 2 атна тыныч яшибез.

7. Савытның эчтәлеген һәр 2 атна алыштырырга кирәк!