КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Үрмәкүч-тавис — иң матур үрмәкүч
Австралия урманнарында йөргән чакта, энтомолог Юрген Отто элек очрашылмаган кечкенә бөҗәкне күреп алган.
Бу үрмәкүч булган, ләкин гади үрмәкүч түгел, үрмәкүч-тавис (павлин)! Шулай ук ул Maratus Volans исеме астында таныш.

Юрген сүзләре буенча, бу дөньядагы иң матур үрмәкүч.
Астагы фотоларга караган һәрбер кеше аңа карата битараф калмастыр 🙂
Аның зурлыгы бары тик 5 мм, һәм ул тависларга бик тә охшаган — матур койрыгы ана-үрмәкүчләр игътибарын яулар өчен кирәк.




