Мәңге яшь София Ротару

Ә сез бу могҗизага игътибар иттегезме? Күп йолдызлар елдан-елга үзгәрә барса да, бердә картаймый, кирегә, матурая гына! Бу бит чып-чын могҗиза, дуслар. Күп гыйлимнәр яшьлек эликсирын эзләп тора, ә кемдер аны тапкан ахырысы!

Менә, мәсәлән, София Ротару. Аның гомере буена 7 (җиде!) кеше илебез белән идәрә итте. Еллар уза бара алар бер-берсен алыштыралар, үләләр, ә София Ротару хаман яшь, хаман матур. Могҗиза!