Ярты ел җирдә, ярты ел су астында

Австриядә бер парк ярты ел җирдә була, ә ярты елга су астына төшә.

Трагоэсс муниципалитетында Альпы таулары уртасында урнашкан бер күл бар. Дөресен генә әйткәндә, ул ярты ел гына күл була — яз һәм җәй көннәрендә. Көз җитүгә Яшел күл сулары кояш астында кибеп бетә. Ә аның астында бик матур парк ясалган, скәмьяләр урнашкан. Көз һәм кыш көннәрендә анда йорергә, утырырга була.

Язын Альп тауларының башлары эри, һәм бөтен сү шул паркка ага. Яшел күя кире кайта, ә мап-матур парк су астында кала.