Япониядәге елга трамвае

Дуслар, сез гади елга трамваен күз алдыгызга китерә аласызмы? Күз алдыгызга китерсәгез — шунду онытыгыз, чөнки Япониядәге елга трамвайлары гади елга трамваеннан бик каты аерыла. Юк, аларны чагыштырып та булмый!

Менә бу көймә Himiko дип атала. Himiko  Рейдзи Мацумото фикере һәм проекты. Рейдзи Мацумото — Япониядә бик тә танылган кеше, ул манга һәм аниме жанрларында эшли. Могаен нәкъ тә шуңа күрә бу елга трамвае күбрәк космоста оча торган корабларга охшагандыр.