КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Япониядә яңа машина саклау системасын уйлап чыгарганнар
Сигнализацияләр һәм ачкычлар турында онытырга була — японнар яңа саклау системасын уйлап чыганнар, бу система — арткы як сканеры.

Япония гылимнәре автомобиль утыргычын яңартканнар. Аның өстенә утырган кешенең арткы ягы сканерлана, һәм машина үзе аңлый хуҗасы утырганмы, юкмы. Һәм хуҗасы гына машинаны кузгата ала.

Гыйлимнәр сүзләре буенча, машина хуҗалары штаннарын салырга тиеш түгел, һәм бу гади процедура. Сканер кием аркылы да бик яхшы эшли.

Бу утыргычта 360 нәзек нокталы сенсор кулланыла. Гыйлимнәр фикере буенча, машина хата ясый алмый. Ләкин, машина хуҗасы симерсә яки ябыгса, нәрсә килеп чыгарга мөмкин булганы — билгесез.
