Яңгырлы кәчилләр

Дизайнерлар оешмасы яңа «юеш» аттракцион проектын тәкъдим итте. Аның исеме «Waterfall Swing». Бала чагыгызда сез яңгыр астында кәчилләрдә утырырга яратсагыз, бу проект сезгә шул вакытларны искә төшерергә ярдәм итәр.

Иң кызыгы, өстән төшә торган суга карамастан, кәчилләрдә утыра торган кеше коры булып кала. Су специаль датчиклар контроле астында урнаша. Шул датчиклар кәчилләр йөрүэнең тизлеген саклап, аны компьютерга җибәрә. Һәм компьютер анализыннан соң су сезгә юешләнергә бирми 🙂