КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Янган шырпылар иҗаты
Тирә якларыбызда, кул астыбызда булган һәр әйбер ярдәме белән иҗат итәргә була. Чынлап та, дуслар.
Менә, мәсәлән, шырпылар. Беренче караштан — гап гади һәм бик тә файдалы әйбер. Дөресен генә әйткәндә ,без беркайчанда шырпы ярдәме белән иҗат итеп була икән дип уйламаган идек.

Ләкин 30-яшьлек Рәсссәй рәссамы-фотографы Станислав Аристов искиткеч матур һәм гаҗәеп композицияләрне бары тик янган шырпылар ярдәме белән ясый.
Фотограф ялкын белән уйный, шырпыларга кирәкле форманы бирә, һәм алар янган вакытта макро-объектив һәм вспышка белән кулланып, искиткеч фотолар ясый.





