Ялкаулар өчен кыстыбый

Кайвакыт көтмәгәндә кунаклар килеп төшәргә мөмкин. «Нәрсә белән сыйларга микән?»-дигән сорау сезне бүтән борчымасын, чөнки без сезгә ярты сәгать эчендә әзерләнә торган кыстыбый рецептын тәкъдим итәбез!

Камыр: берничә төргәк юка лаваш.

Эчлеге: бәрәңге, сыер мае, сөт,(кайбер кешеләр суган да кыздырып салырга ярата)

Камырына карап чамалап бәрәңге пешерәсе (әрчеп), пешкәч(каты бәрәңге калырга тиеш түгел), тукмак белән төясе (төерчекләр калдырмыйча), җылытып сөт һәм сыер мае саласы, әйбәтләп болгатасы.

Лавашны уртача тәлинкә ярдәмендә түгәрәкләп кисәсе, эченә бәрәңге сылыйсы. Кыстыбыйның тышына эретелгән сыер маен сылыйсы. Кыстыбый әзер.Тәмле булсын! :)))

Бу мәкаләне түбәндәге сораулар буенча таптылар:

рецепт кыстыбый, кыстыбый с картофелем, татарская кухня кыстыбый