Ялангач тавыклар

Хәтерләсәгез, үз вакытында ялангач мәчеләр (сфинкс породасы) ачылган чакта халык шаккатты. Хәзер дә кешеләр шул мәчеләргә төрле мөнәсәбәт белән карый, күбесе аларны күрә алмый. Менә хәзер, Израиль генетигы «ялангач» тавык породасын чыгарды. Бу кошлар тәннәрендә бөтенләй каурыйлары юк.

Аның фикеренчә, бу тавыклар халык арасында бик популяр булырга тиеш. Шулай ук алар җитештерүгә әрәм ителгән акчаларны сакларга ярдәм итәр. Чөнки тавыклардан каурыйларны алыр өчен күп акча кирәк.