Якутиядә $1,5 миллионлык алмазны тапканнар

Якутиядә гадәттән тыш алмазны тапканнар.
Аның зурлыгы 158,2 карат, ә бәясе 1,5 миллион доллардан артык.
Миллиметрларда карасак, алмазның зурлыгы — 35 х 22 х 22.
Бу түгәрәкләнгән формалы натураль кристалл, үтә күренмәле, бер ягыннан кырлар кабарынкы. Үзәге чиста, күренүчән кимчелекләрсез, ә крыйларында караңгы төс күшылуы, берничә ярык һәм техник кителгән урын бар.

Белгечләр фикеренчә, бу алмаз аукционда сатылса, аның бәясе 1,5 миллион доллардан артыграк та була ала.
Бу алмаздан огранка нәтиҗәсендә берничә бик шәп бриллиант чыга ала, һәм аларның һәрберсе берничә йөз мең доллар торачак.