Якташыбыз «Мисс мира» конкурсының беренче этабында җиңү яулады.

Кытай дәүләтенең Санья шәһәрендә «Мисс Мира – 2010» — «World Top Model» конкурсының беренче этабы узды. Конкурста төрле илләрдән килгән 120 чибәр катнаша. Конкурсның бу этабында Россия һәм Татарстан данын яклап чыгыш ясаучы Ирина Шарипова, Норвегия чибәреннән бераз гына калышып, икенче урын яулады.

Конкурс дирекциясе шәрык гүзәленә яз көне узган «Мисс Россия – 2010» конкурсында игътибар итә. Ул вакытта, илнең иң чибәр кызы титулына ия була алмаса да, Кытайга бару бәхете нәкъ менә Иринага елмая.
Чибәркәй тамашачылар күңеленә хуш килә. Тавыш бирү нәтиҗәсендә ул беренче унлыкка уза. Конкурсның финал өлеше 30 октябрь көнне Китайда узды. Конкурста Ирина татар милли киеменнән чыгыш ясады.


Ләкин ни кызганыч, бу юлы Ирина, өметләнгән икенче урында түгел, 119 ил арасыннан беренче егермебишлеккә генә уза алды.

Безнең белешмә:
Исеме: Ирина Шарипова, 18 яшь
Буе: 178
Үлчәмнәре: 84-60-88
Белеме: КГТУ
Белгечлеге: рәссам-модельер