Җайлашу яки могҗиза?

Америкада яши торган  Барбара Сопер үз балаларын могҗизалы көннәрдә тудырган: 08.08.2008, 09.09.2009 һәм 10.10.2010.

Беренче кызын Барбара 2008 елның 8 августында тудырган, улын 2009 елның 9 сентябрендә, ә икенче кызын 2010 елның 10 октябрендә. Бу хәл 50 миллионга бер! 36-яшлек Барбара Сопер сүзләре буенча, бу аларның кечкенә могҗизалары.

Балалары искиткеч көннәрдә туса да, Соперлар бу хәлне планлаштырмаганнар, һәм шуңа күрә бу тагын да гаҗәебрәк!