Ябык күзләр белән эшли торган чәчтараш

Сез чәчегезне бертөрле кисәргә теләгән идегез, ә начар чәчтараш сезне бөтенләй икенче төрле кистердеме? Кызганычка каршы, шундый хәл барлык стилистлар белән килеп чыга ала.
Бары тик Кытайда яши торган мастер Тянь Хао белән шундый хәлләр булмый. Ул искиткеч оста чәчләрне кисә ала. Тянь Хао ябык күзләр белән чәчләрне кисә ала, бары тик аларның аурасын  дзен-медитация ярдәме белән тоеп.
Могҗиза? Ялагн? Без тикшермәдек, ләкин анарга зарланучылар юк.

Шулай ук үзенчәлекле мастер берьюлы ике клиент белән эшли ала, игътибар, берсен дә күрмичә!
Ә чәчләрне матур итеп яткызыр өчен бу гадәттән тыш стилист пылесос белән куллана. Без шаярмыйбыз, дуслар, бу чынбарлык.
Иң кызыгы, Тянь Хаода чәчләрне кисәр өчен күп түләргә кирәк: ирләр чәчтарашы кимендә 610$ тора, ә хатыннар өчен  570$.