КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
XIX гасыр рәсемнәре кеше тәнендә
Боди-арт турында без инде бик күп тапкыр яздык. Ләкин ул тагын һәм тагын гаҗәпли. Шул иҗатның үзенчәлекле булуына карамастан, безнеңчә, боди-арт рәссамнары чын рәссамнар дип санала ала.
Гади рәссамнарга караганда, аларга тере «кәгазь» белән эшләргә туры килә, ә кеше кәгазь түшел, һәм аның төрле теләкләре дә килеп чыга ала.

Шуны истә тотып калдырсак, боди-арт тагын да гаҗәебрәк булып күренә. Бу юлы сезнең игътибарыгызга «Анатомия музее» исемле Чедвик Грей һәм Лора Спектор эшләрен тәкъдим итәргә телибез.
Алар XIX гасыр сәнгатен һәм боди-артны бер проектта тоташтырганнар.




