Хеллоуинга кабаклар

Ял көннәр инде иртәгә, ә димәк Хеллоуин бәйрәме инде якынлашты. Ә сез шул көнне кабак эчен чистартып, төрле ямъсез битләр ясап, куркыныч башларны ясау турында беләсезме? Әлбәттә, беләсездер. Ә үзегез шундый әйберне ясарга теләмисезме? Монда бик зур сәләт һәм осталык кирәк шул.

Менә дизайнер Рэй Виллафэйн Хеллоуинга әзер дип санарга була. Ул искиткеч матур һәм куркыныч монстрланы ясаган. Беләсегез килсә, бары тик кашыклар белән! Һәм һәр кабакка ике сәгәт кенә киткән. Ә сез шулай эшли алырсызмы?