КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Хайваннарның иң матур фотолары
Һичшиксез, һәркем фотога төшәргә ярата. Иң яхшы фотосүрәтләрен дусларына күрсәтә, интернетка чыгара.
Дуслар, ә сезгә «кешеләр генә түгел, хайваннар да фотога төшәргә ярата» дигән фикер килгәне юкмы? Менә безгә, мәсәлән, астагы фотолардан соң нәкъ шундый фикер килде.

Һәм хайваннарда да, кешеләрдә кебек, көтелмәгән фотосүрәтләр күпкә яхшырак һәм матуррак булып чыга.
Кызганычка (ә бәлки бәхеткә) каршы, хайваннар үзләре фотоларын интеренетка сала алмый, шуңа күрә алар өчен моны без эшләдек — игътибарыгызга хайваннарның иң матур фотоларын тәкъдим итәбез.






