КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
WiFi сигналын үзегез көчәйтә аласыз
Сезгә WiFi-антеннагызның көчлеге ошамаса, бу киңәш сезнең өчен. Сезгә Кока-кола яки пиво астыннан калган рәсемдәге шикелле банка һәм качы кирәк булыр.
Баштан банканы юып алыгыз.
Крышкасын сындырып алып ташлагыз.
Төбен кисеп алыгыз.

Өстен дә кисеп алабыз, ләкин тулысынча түгел, тишек тирәсендә киселмәгән бер кырайны калдырыгыз. Рәсемдә ул ак пунктир белән күрсәтелгән.

Артыннан тулысынча кисәбез. Ачабыз. Антеннага охшаган нәрсә була.

Сагыз яки пластилин ярдәме белән роутерга урнаштырабыз.

Сигналны көчәйтә торган нәрсә әзер! Аны кирәк якка борырга онытмагыз.

