ВКонтакте челтәре ябылырга җыенмый!

«ВКонтакте» исемле популяр иҗтимагый челтәр оештыручысы Павел Дуров Интернетта сайт ябылуы турында килеп чыккан яңалыкны кире кага. Шуның турында ул үзенең «Вконтакте»дагы битендә язган.

«Мартта «ВКонтакте» имеш «ябыла» дигән гыйбәт йори. Бу ахмаклык, — ди Дуров. — Без беркайчан да ябылмабыз. Без беркайчанда кулланучыларыбызны ташламабыз».