Велосипедны яңадан уйлап чыгардылар!

Әйе, дуслар, велосипедны яңадан уйлап чыгарганнар! «Бу мөмкин түгел!» дип уйласагыз — бу бик зур хата. Бу чынлап та мөмкин, һәм моны ике егет — Яцек Холубович һәм Казимир Леснивский исбатлады.
Ничек? Бик җиңел, алар велосипедка диванны кушканнар! 🙂

Зур йомшак диван һәм өч тәгәрмәч, шуңа ике комплект педаль һәм гидравлик тормозны кушыгыз — менә сезгә яңа шәп велосипед! Монда әле күңелле булсын өчен музыкаль колонкалар да урнаштырылган.
Безнеңчә, бу велосипед машинадан да яхшырак!