Түлә һәм утыр

Бу проектның исеме Pay & Sit Park Bench, аны немец дизайнеры Fabian Brunsing дөньяга ашырган. Проект үзеннән-үзе парклар һәм урамнар өчен ясалган оригиналь эскәмия буларак күрсәтелә. Бу эскәмия гади түгел — өстендә металл энәләр, нәкъ утыра торган җирләрдә.

Ә утыргыч янында — акча өчен автоман, газлы су автоматы сыман. Утырырга теләсәң — акчаны шунда сал, һәм ял ит. Ләкин озак ял итеп булмый. 10-15 минуттан соң син тавыш ишетерсең, бу тагын акча салырга яки торырга кирәген аңлата. Тормасаң, шул энәләр нәкъ иң йомшак җиреңә керерләр…