Уникаль компьютер тычканы

Хәзерге заман технологияләре алга бара да бара. Дуслар, ә сез компьютер тычканы пластиктан гына түгел, балчыктан да ясалган була алганы турында беләсезме? Ә ул шундый була ала! 🙂 Мәсәлән, бу тычкан — Moldable Mouse — 2007 елның дизайнер  күргәзмәсе җиңүчесе. Аны Lite–On оешмасы эшкәртергән.

Бу уникаль тычкан бик җиңел балчыктан ясалган, ә өстән нейлон һәм полиуретан катнашмасы белән капланган. Шуңа күрә, бу искиткеч материаллар ярдәме белән, ул сез теләгән форманы ала. 🙂 Ул бик уңайлы гына түгел, бик кызык һәм күңелле дә!