КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Уенчык этләр
Бу ике дуска карагыз гына! Алар искиткеч шәп түгелме!? Сез инде күптән бала булмасагыз да, бу уенчыклар сезнең игътибарыгызны яулый ала.
Әйе, чөнки бу уенчыклар белән уйнап та була, интерьерыгызны да бизәп була!
Бу матур этләрне Катрин Шумахер ярдәме белән германия дизайнеры Элен Хеилмэн (Ellen Heilman) ясаган. Аларның иҗаты нәтиҗәсендә кызык уенчыклар гына түгел, үзенчәлекле сәнгать әсәрләре килеп чыккан.
Беләсегез килсә, алар чын тәбиги материаллардан ясалган.




