Тынычландыра торган чәй

Малайзиядә урнашылган M&C Saatchi  оешмасы Boh исемле ромашка чәенә креатив чәй пакетларын уйлап чыгарган. Белгәнегезчә, ромашка чәенең төп сыйфаты — тынычландыру, стресс һәм көчәнешне бетерү. Креативщиклар бу сыйфатларны күрсәтә торган пакетикларны уйлап чыгарганнар!

Шул чәй пакетикларына азык краскасы белән стресс символлары ясалган, ә кайнар суга төшерү белән бу рәсемнәр тыныч әйберләгә әйләнә. Мин рәхәтләнеп шул чәйне эчеп алыр идем!