КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Төсен алыштыра торган джинсалар
Гади киемнәр белән инде беркемне дә гаҗәпләп булмый, шуңа күрә зур оешмалар әллә нинди яңа кызык әйберләрне уйлап чыгара. Менә, мәсәлән, Канада бренды «Naked & Famous» гадәттән тыш джинс чалбарны чыгарган. Алар тән температурасы үзгәреше белән төсләрен алыштыра ала.

Беренче караганда — бу гади ак джинс чалбар, ләкин сез аны киеп ошегән чакта, чалбар зәңгәр төсле була, ә тәнегез җылынгач алар кире ак төскә кайта. Шундый кызык эффектка ясаучылар термохром буяу ярдәме белән ирешкәннәр. Шул буяу эченә температура үзгәреше белән төсләрен алыштыра торган молекулалар керә.
