КУРШЕ
мин сосед тугел, мин кyрше!
Яңа мәкаләләр
Төрле төсле төймәләрдән ясалган инсталляцияләр
Еш кына гади таныш әйберләр ярдәме белән искиткеч нәрсәләрне ясап була.
Аргентинада яши торган рәссам һәм скульптор Аугусто Эскивель (Augusto Esquivel) да шулай дип уйлый.
Аугусто фикеренчә, иң вак әйберләр сәнгать әсәре дип атала ала, бары тик аларны уйлап кулланырга кирәк.
Үз фикерен исбат итеп, ул төрле төсле һәм төрле зурлыклы төймәләр ярдәме белән гадәттән тыш инсталляцияләрне ясаган. Барлык кулланылган төймәләрне ул үз йортында тапкан. Скульптураларына карап, аның зур төймәләр коллекциясеннән шаккатырга була.





