Төнге Ниагара Шарлавыгы

Niagara Falls яки Ниагара Шарлавыгы — Нью-Йорк штатын Онтариодан аера торган Ниагара елгасында урнашкан өч шарлавыкның гомуми исеме.

Американнар уңышлы итеп тәбигать могҗизасын тәкъдим итәләр. Ниагара янында дистәләгән прожекторлар урнаштырылган, һәм аларның гомуми куәтлеге 1,5 млн. кВт.

Прожекторлар төрле төсле.  Караңгы төшкәч, аларның нурлары шарлавыкка төшә, һәм анардан башка да шаккатырлык күренешне тагын да кызыграк итә.