Тәрәзәдәге рәсемнәр

Офиста эсез утыра торган кешеләр үзләренә яңа күңел ачу чарасын тапканнар. Алар тәрәзәләрдә рәсем ясыйлар. «Бу кызыкмени? Без бала чакта әле шулай эшләгән идек!» диярсез сез. Ләкин алар гадәти рәсемнәр ясамыйлар. Урамда, тәрәзә артында булган дөньяга кешеләр җитмәгән нәрсәне кушалар.

Хәзер инде минем дә тәрәзәм артында шаулаган юлга бер хайванны ясап куясым килә. Рәсемнәрне карагач, сезнең нинди фикерләрегез килеп чыгар икән?