Яңа мәкаләләр
Кәрәзле телефонга өстәмәләр булачак
Бүгенге көндә Министрлар Кабинетында студентларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе карала. Ә Казанда инде хәзер үк нибары ике минут эчендә берничә сәгатькә эш табып була. Шәхәребездә «Разовая работа в РТ» уникаль проект эшли башлады. Аның ярдәмендә берничә сәгатькә эшкэ урнашырга яки озак вакытка килешү төзергә мөмкин. Берничә тәүлеклек эшне монда бер-ике сәгать эчендә табарга була. Равил үзе студент булганлыктан, өстәмә керем табуның никадәр авыр икәнлеген белә. Шуңа күрә дә эшләп алу турында булган белдерүләрне үз эченә алган чыганак ясарга була.

Проект ял көннәрендә булып узган Стартап-уикенд исеме астындагы презентациядә тәкъдим ителде. Монда йөзләгән катнашучы эшлеклеләр үз проектларын экспертлар һәм тәҗрибәле эшмәкәрләр хөкеменә тапшырды. Төрледән-төрле унлап проект алдагы үсеш өчен инвестицияләр алуга иреште. Мондый презентация инде икенче тапкыр уздырыла. Равиль Мударисовнын проекты уникаль. Аның нияте-электрон эш кенәгәсе булдыру. Анда барысын да, хәтта вакытлы эшләрне дә теркәп булачак. Шулай итеп эшченең дә стажы туплана, эш белән тэемин итүчедә эшче турында объектив фикер дә формалаша. Ул сайтта тәкъдим ителгән кандидатларның үзенә туры килгәнен сайлый алачак, чөнки аның күз алдында хезмәттәшенең бөтен эшчэнлеге булачак. Укудан буш булган арада Ришат вакытлы эштә эшли. Хәзер инде ул эшне гәҗитләрдәге белдерүләрдән тугел, ә интернеттан эзли. Мондый эш эзләү юлының өстенлеге шунда, монда йөк ташу эше генә түгел, үз белгечлеген буенча да эш табарга була. Ришат Шакиров, студент — Тәрҗемәче булып 2 атна эшләп 5 мең сум акча алдым.
Яңа хезмәтнең өстенлекләрен эш белән тәэмин итүчеләр дә бәяләде. Бәйрәмнәр оештыру агентлыгы идарәчесе Эльмирага даими рәвештә ярдәмче эшчеләр кирәк була. Хәзер инде ул элеге хезмәткә мөрәҗагәть итә.
Эльмира Әхмәтҗанова, бәйрәмнәр оештыру агентлыгы идарәчесе -Әгәр башлык 2 сәгать эчендә эшкә кешеләр табарга йөкләмә бирсә, мин тиз арада белдерү бирә алам, ә элек танышлар, шалтыратулар аша утырырга туры килә иде.
Әлегә «Разовая работа в РТ» социаль челтәрдәге төркем буларак кына эшләп килә, ләкин инде көзгә ул мөстәкыйль проектка әйләнәчәк. Киләчәктә монда эш табу гына түгел, ә бөтен төҗрибәне электрон эш кенәгәсенә керту мөмкин булачак. Аны эш белән тәэмин итүчеләр карый алачак, чөнки алар өчен язмалар кандидатның сынатмаячагы турында гарантия өчен кирәк. Хәзерге вакытта Равил группаны таныта һәм сайт ясар өчен акча җыя. Равиль Мударисов, проект авторы.
Хәзерге вакытта эш эзләү хезмәтендә бер ярым меңгә якын кеше исәпләнә. Җәен вакытлы эш эзләү бик киң таралган проблема, шуңа күрә әлегә эш табучылар күп булмаса да, чыганак инде актив үсү стадиясендә.

